Яр Чаллыда подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү эшен контрольдә тоту көчәйтелде
Башкарма комитет күпфатирлы йортларда подъездларны һәм лифтларны дезинфекцияләү буенча контрольне көчәйтте. Бу хакта бүген Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Ул шәһәр идарәче компанияләренең 23 җитәкчесе белән инфекциягә каршы чараларны оештыру буенча онлайн режимында киңәшмә уздырды. Илья Зуев лифтларны һәм баскыч мәйданчыкларын санитар эшкәртүгә аерым игътибар бирергә кушты, чаллылылардан сыйфатсыз дезинфекция турында мөрәҗәгатьләр килүен билгеләп үтте.